Марат Әхмәтов: “Башкала халкын 2 ай дәвамында һәр атна саен продукция белән тәэмин иткән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә чиксез рәхмәтлебез”

Ике ай дәвамында башкала базарларында үткәрелгән ярминкәләр тәмамланып, аларга югары бәя бирелде

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Үткән ял көннәрендә башкаланың Идел буе, Чех, Мәскәү базарларында быелгы көзге ярминкәләрнең соңгысы булды. Аларның барышы белән Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов танышып чыкты һәм нәтиҗәләр ясады. “Быелгы кырыс һава торышы шартларында да башкала халкын чагыштырмача арзан бәядән бәрәңге, яшелчә, ит, сөт, башка төр авыл хуҗалыгы продуктлары белән тәэмин иткән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, җирле үзидарәләргә рәхмәттән башка тагын ни әйтәсең. Хөкүмәтнең ярдәмен һәм тәкъдимен аңлап, ике ай дәвамында һәр атна саен Казанның төрле базарларында ярминкәләр оештыру, әлбәттә аграр тармак өчен шактый чыгымлы эш. Әмма безнең төп максат, башкала халкында зур ихтыяҗ тудырган авыл хуҗалыгы продуктларына Татарстан Хөкүмәте билгеләгән бәяләрне тотып тору иде. Һәм без моңа ирештек тә. Бу эштә барлык районнар да актив катнашты. Авыл җирендә яшәүчеләрнең үзләреннән арткан продукцияне сату өчен дә менә дигән мөмкинлек тудырдык. Казанлылар аеруча авыл каймагын, сөтен, итен, йомыркасын, балын, бәрәңгесен һәм төрле ярмаларын бик теләп сатып ала. Шулай итеп без көзге ярминкәләрне инде тәмамларга булдык”, - диде Марат Әхмәтов, үзенең “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында.
Үткән атна ярминкәләрендә республикабызның Нурлат, Саба, Мамадыш, Алексеевский районнары аграр тармак предприятиеләре Казан халкына 30 миллион сумнан артык продукция алып килде. Инде иртәнге сәгать алты да ук базарларда 450 гә якын машинадан сату башланды. Чех базарында сәүдә иткән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдүсов сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы продукциясенең ассортименты киң. “Без зур күләмдә төрле ярмалар, бәрәңге, ит-сөт, алардан эшләнгән азык-төлек белән бергә, хәтта тере каз-күркә, куян, утын, урман хуҗалыгы предприятиесе җитештергән мунча себеркесе, көрәк-сәнәк саплары, үрелгән кәрзин, тырыс, хуҗабикәләр өчен төрле кирәк-яракка кадәр алып килдек. Һәм казанлылар аларны бик теләп алды” – ди башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Авылдагыларның ярдәме белән Казан халкы әлеге ярминкәләрдән файдаланып, кышка җитәрлек запасны туплап куйды.