Казанның Совет районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза

Район кешеләре өчен авыл хуҗалыгы продукциясе “ГАЛС” базарында сатыла
(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Совет районында яшәүчеләр кыш өчен авыл хуҗалыгы продукциясе запасы әзерли ала. Алар өчен ярминкә Зәкиев урамында урнашкан “ГАЛС” ЯАҖ территориясендә уза, дип хәбәр итә Совет районы хакимияте матбугат хезмәте.
Ярминкәдә республиканың Балык Бистәсе районы тауар җитештерүчеләре үз продукциясен тәкъдим итә. Биредә төрле яшелчә, бәрәңге, җәмәгать туклануы тауарлары һәм башкалар сатыла. Ярминкә иртәнге 6да башланып 15.00гә кадәр дәвам итәчәк.