Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Әккәрәй мәктәбе укучылары үсенте сатып акча эшләгән
Биредә 42 сутый мәйдан биләүче мәктәп яны участогында 93 төрле үсемлек үсә.
(Чирмешән, 25 секнтябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Быел Чирмешән районы Әккәрәй мәктәбе үсентеләр, мәктәп участогында үстерелгән уңышның бер өлешен сатып, икенчел чимал тапшырып, 25 мең 642 сум акча эшләгәннәр. Әлеге сумманың бер өлешен ремонт эшләренә тотканнар, калган акчага суыткыч сатып алганнар.
Гомумән, биредә 42 сутый мәйдан биләүче мәктәп яны участогында 93 төрле үсемлек үсә, алар арасында слива, чия, шомырт, балан, чыршы, карлыган да бар.
«Участок яшелчә, җиләк — җимеш, чәчәкләр кишәрлекләреннән тора. Әйтик, быел 10 сутыйда бәрәңге, 12 сутыйда суган үстердек. Алардан тыш аш чөгендере, кишер, кәбестә уңышын да җыеп алдык», — диде мәктәп директоры Людмила Калмыкова.
Участок мөдире Зинаида Леонтьева эшне алдан планлаштыра. Февраль аенда ук помидор, борыч, кыяр үсентеләре үстерәләр. Аларны апрель уртасында теплицага күчерәләр. Үсентеләргә ихтыяҗ гел зур була. Авыл халкы аларны бик тиз сатып алып бетерә. Участок өчен орлыкларны да үзләре әзерли.
Мәктәп бакчасында укучылар да, укытучылар да эшли, күмәк хезмәтнең нәтиҗәсе дә бар — Әккәрәй мәктәп яны участогы районда иң яхшылардан.
«1200 килограмм суган, 650 килограмм бәрәңге, 160 килограмм кыяр, 135 килограмм помидор җыеп алдык. Быел 381 банка эшләнмәләр — компотлар, яшелчә салатлары, борщ, икра әзерләдек. Бу юнәлештә эш дәвам итә», — диде, — ди Людмила Александровна.
Быел мәктәп коллективы, елның коры булуына карамастан, участоктан яхшы уңыш җыеп алган. Үстергән уңышның бер өлеше мәктәп ашханәсендә укучыларның менюсын баетырга мөмкинлек бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз