news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада үткәрелгән ике ярминкәдә 3,5 миллион сумлык продукция сатылган

Ярминкәләр 11 сентябрьдә башланып китте.

Алабугада үткәрелгән ике ярминкәдә 3,5 миллион сумлык продукция сатылган
http://alabuganury.ru

(Алабуга, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада үткәрелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә барлыгы 3,5 миллион сумлык продукция сатылган. Бүгенге көндә ике ярминкә үткәрелде. Алар вакытында 3,5 тонна ит һәм ит продуктлары, 24 тонна бәрәңге, 15 тонна яшелчә, 26 тонна ашлык, 0,8 тонна сөт һәм сөт продуктлары, 0,5 тонна бал сатылган. 

Гадәттәгечә, ярминкәләрне үткәрү урыны итеп «Мираж» сәүдә үзәге янындагы мәйданчык һәм Иске базар территориясе билгеләнгән. Көзге сәүдәдә безнең районнан да, күрше-тирәләрдән дә 50дән артык авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты.

Авыл хуҗалыгы продукциясендәге бәяләргә килгәндә, быел алар бераз югарырак. Моның сәбәбе — корылык, диләр авыл хуҗалыгы идарәсендә. Мисал өчен, сыер итенең бер килограммы 320-380 сум, кош-корт ите — 145 сум, сарык ите − 350-400 сум, сөтнең бер литры 35 сум, тавык йомыркасының бер дистәсе 65-70 сумга, бәрәңгене 30 сумга сатып алырга була.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев ярминкәләрнең халык арасында популярлык казануын билгеләп үтте, шуңа күрә аларны узган еллардагыга караганда ешрак үткәрергә кирәк.

Алар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасында да популяр. Шул рәвешле, район авыл хуҗалыгы идарәсендә «Яңа Юраш» ЯАҖ, «Яшь көч» ҖЧҖ, «Башак» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, Күклектән Илфар Ямалетдинов крестьян-фермер хуҗалыгы, Алабугадан Сергей Шалин крестьян-фермер хуҗалыгы һ.б. сатуның активлыгын һәм югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100