Татарстанда малларны кышлатуга әзерләү эшләре 90 процентка башкарылган

Республиканың 11 районында малларны тулысынча кышлатуга күчергәннәр.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан хуҗалыкларында малларны кышлатуга күчерү эшләре 90 процентка башкарылган. Җәйге лагерьларда 520 савым сыерлары көтүенең 51е калган. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың Түбән Кама, Яшел Үзән, Менделеевск, Актаныш, Чүпрәле, Баулы, Питрәч, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Әлмәт районнарында көтүләрне тулысынча кышкы системага күчергәннәр. Бу районнарда бер тәүлектә һәр сыердан савып алынган сөтнең күләме кимүе күзәтелә.

Республикада терлек азыгы әзерләү эшләре дәвам итә. Аерым алганда, 1 млн 293,6 мең тонна азык әзерләнгән. Мал азыгы әзерләү буенча Саба, Актаныш, Кукмара, Минзәлә районнары лидерлык итә.