Татарстанда 570,4 мең тонна шикәр чөгендере казып алынган

Әлеге авыл хуҗалыгы культурасы 18,9 мең гектар мәйданда җыеп алынган. Бу шикәр чөгендере чәчелгән мәйданнарның 31 проценты дигән сүз. Узган ел әлеге сан 27 процент тәшкил итә иде
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүгенге көндә Татарстанда 570,4 мең тонна шикәр чөгендере казып алынган. Әлеге авыл хуҗалыгы культурасы 18,9 мең гектар мәйданда җыеп алынган. Бу шикәр чөгендере чәчелгән мәйданнарның 31 проценты дигән сүз. Узган ел әлеге сан 27 процент тәшкил итә иде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Татарстан буенча уртача уңыш бер гектардан 302 центнер (узган ел ул 250 центнер иде) тәшкил итә. Югары Ослан районында татлы тамырны казып алу эшләре инде төгәлләнеп килә, биредә чөгендер 99 процент мәйданда җыелган. Барлыгы 31,4 мең тонна татлы тамыр казып алынган. Уңыш бер гектардан 283 центнер тәшкил итә.
Зәй районында – 148,2 мең (уңыш гектарыннан 302 центнер чыга), Буа районында – 134 мең (303 центнер), Сарман районында - 33,1 мең (350 центнер), Кайбыч районында – 53,5 мең (355 центнер), Апас районында 58,9 мең тонна (305 центнер) шикәр чөгендере казып алынган.