Татарстанда 106 мең тонна рапс орлыгы җитештерелгән

Әлеге культура 83,5 мең гектарда яки барлык мәйданнарның 71 процентында җыеп алынган
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда 106 мең тонна рапс мае җитештерелгән. Әлеге культура 83,5 мең гектарда яки барлык мәйданнарның 71 процентында җыеп алынган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Уртача уңыш һәр гектардан 12,7 центнерга җиткән. Әлеге эштә аеруча Сарман районы хезмәтчәннәре уңышка ирешкән. Алар 11 мең тонна рапс орлыгы суктырган, уртача уңыш бер гектардан 18 центнер тәшкил итә. Буа районында 7300 тонна рапс җыеп алынган, уңышлылык – бер гектардан 22,4 центнер. Нурлат районында әлеге күрсәткечләр 6063 тонна һәм 14,9 центнер тәшкил итә.