Татарстан фермерлары көн саен 400әр тонна бәрәңге сата

Әлеге авыл хуҗалыгы культурасы Татарстан эчендә башкарыла
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Республика фермерлары кулланучыларга көн саен 400әр тонна бәрәңге сата. Алдагы атналарда да “икенче икмәк”не сатуны дәвам итәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясеннән хәбәр иттеләр.
Бәрәңге сату белән Кукмара районыннан Наил Габдуллин һәм Зөфәр Баязитов, Түбән Камадан Владимир Аппаков, Минзәләдән Нәсим Дәүләтов, Алексеевскидан Илшат Гомәров, Арчадан Мансур Хөснуллин шөгыльләнә.
Алар үз продукциясен килограммын 7-8 сумга сата. Фермерлардан “икенче бәрәңге”не шәһәрнең төрле предприятиеләре, тәэмин итү-сату кооперативлары һәм кайбер авыл җитештерүчеләре сатып ала.