Республикада иң күп һәм иң аз борчак уңышы алучылар мәгълүм - исемлек

Татарстан буенча уртача күрсәткеч 24,5 центнер тәшкил итә.

(Казан, 25 август, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Шул исәптән, республиканың барлык районнарында да борчак уңышын җыялар. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, хәзергә республикада 116276 тонна борчак җыеп алынган. Бу өлкәдә алдынгылар рәтендә Балык Бистәсе районы бара. Биредә гектарыннан 35 центнер уңыш чыга. Түбән Камада гектарыннан - 33,6 центнер, Алексеевскийда - 32 центнер, Сарман һәм Кукмарада - 31,2 центнер, Сабада 30 центнер борчак уңышы алына.

Яшел Үзәндә исә, киресенчә, Сабага караганда ике тапкыр азрак - 15 центнер уңыш алына. Кама Тамагында тагын да азрак: биредә гектарыннан 12,8 центнер борчак чыга. Спаста уңыш күрсәткече - 17,9 центнер, Менделеевскийда - 18 центнер, Чүпрәледә - 18,5 центнер. Татарстан буенча уртача күрсәткеч 24,5 центнер тәшкил итә.