Буа районының "Авангард" хуҗалыгында көзге бодай суктыру эше тәмамланган

Шушы көннәрдә борчакны да җыеп бетерәчәкләр.
(Буа, 25 август, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Буа районының "Авангард"хуҗалыгында көзге бодай суктыру эше тәмамланган. Уңыш гектарыннан 45,2 центнерны тәшкил итә.
 
"Хуҗалык буенча 11 мең гектар җирдән бөртеклеләрне суктырып алу бурычы тора. Шуның 7 мең гектары инде суктырылды. Уңыш гектарыннан 43 центнерны тәшкил итә. Язгы бодай гектарыннан 52 центнер чыга. Арпа уңышы – 45,  борчак 25 центнер. Борчак культурасын да шушы арада җыеп алачакбыз.  60 проценттан артык мәйдан суктырылды. 35 мең тонна бөртекле ашлык кыр табакларына һәм элеваторга озатылды, – диде "Татар информ" хәбәрчесенә  "Авангард" хуҗалыгы генераль директоры урынбасары Расыйх Яфизов. 
 
Урып-җыюның биш көнлек нәтиҗәсе буенча, бүген гаилә экипажлары Сөнгатов һәм Гимадовларга Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
 
"Авангард" хуҗалыгы үз эченә Буа районының 15 һәм Чуаш республикасының 7 авылын берләштерә. Хуҗалык үз алдына 1 сентябрьгә барлык бөртекле культураларны җыеп алу бурычын куйган.