Сарманда районның алдынгы комбайнчыларына сертификатлар тапшырылды

Сарманда районның алдынгы комбайнчыларына сертификатлар тапшырылды

 (Казан, 25 август, "Татар-информ"). Сарманда быел беренче тапкыр, район Башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, урып-җыю чорында комбайнчылар арасында һәр ункөнлек саен нәтиҗә чыгарылып барыла. Беренче, икенче декадалар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр инде премияләрен алдылар. 24 августта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов җитәкчелегендә карарны тормышка ашыручы комиссия өченче ункөнлеккә дә лидерларны билгеләде. Бу көнне хезмәт алдынгыларына 1500, 1000, 500 сумлык сертификатлар тапшырылды, дип хәбәр итә sarman-rt.ru сайты.

Урып-җыю барышы белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин үзе шәхсән кызыксынып тора. Ул даими рәвештә басу-кырларда була, алдынгылар белән күрешә, эш процессы белән таныша. Бу юлы да җиңүчеләр 3 төркемдә, комбайннарның җитештерү мөмкинлеге төрләренә карап, билгеләнде. “Нью-Холланд-6080, 6090” комбайннарында эшләүчеләр арасында беренчелекне “Сарман” агрофирмасыннан Закир Хәйретдинов алды. Ул өченче ункөнлектә 6833 центнер ашлык суктырган. 2 һәм 3 урыннарда “Нөркәй” агрофирмасы алдынгылары – Наил Әхмәтшин (6602 центнер) һәм Ленар Габдрахманов (эш күрсәткече – 6486 центнер). Икенче төркемдә - “Тукано-450”, “Мега-360”, “Лексион-540” комбайннарында эшләүчеләр арасында беренче-икенче урыннар – янә “Сарман” агрофирмасы егетләрендә. 8819 центнер ашлык суктырып, Фаиз Тимербаев беренче булса, икенчедә тагын Ринат Сәгъдәтов (8240 центнер). Илшат Дәүләтшинның (“Нөркәй” а\ф) күрсәткече – өченче урында. Ул 7155 центнер уңыш алган. Өченче төркемдә дә “Сарман”нар беренчелекне бирмәде. 5272 центнер суктырган Алмаз Хәсәнов җиңүче дип табылды. Нияз Тимерҗанов (5074 центнер) икенче булды. “Нөркәй” агрофирмасыннан Алмаз Хадиев өченчелекне алды. Аның эш күрсәткече – 4835 центнер.