Читтән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукция җитештерү шартларында терлекләр өчен азык-төлек өстәмәләрен Татарстанда чыгарылырга мөмкин

Катнаш азыкларның энергетика һәм протеин туклыклылыгын арттыру проблемасы уңышлы хәл ителәчәк

 (Казан, 25 август, «Татар-информ»). Читтән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукция җитештерү шартларында терлекләр өчен азык-төлек өстәмәләрен республикада чыгарылырга мөмкин. Катнаш азыкларның энергетика һәм протеин туклыклылыгын арттыру проблемасы уңышлы хәл ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Проблеманың актуаль булуы белән бәйле рәвештә, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәр төркемендә Рәдис Хуҗин, Шамил Шакиров, Фәүзия Гыйбадуллина, Евгений Крупин һәм башка белгечләр ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашында читтән кертелә торган энергетика һәм протеин туклыклыклы өстәмә азыкны алмаштырырлык продукция җитештерү буенча практик тәкъдимнәр әзерләнгән һәм нәшер ителгән. Алар сөтчелек тармагында җитештерү һәм куллану технологиясе буенча эшләнгән.

Терлекчелек өлкәсе галимнәренең җирле ресурсларны һәм эшкәртү сәнәгате калдыкларын куллану технологияләре буенча яңа эшләнмәләр нәтиҗәләре китерелгән. Аларны сөт бирүче терлекләргә ашату нәтиҗәләре тәкъдим ителде.