news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2,4 млн тонна ашлык суктырылган

1,05 млн гектар мәйданда урып-җыю эшләре төгәлләнгән, бу фаразланган күрсәткечләрнең 68 процентын тәшкил итә

  (Казан, 25 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 2,4 млн тонна ашлык суктырылган, гектарыннан уртача уңыш 22,4 центнер тәшкил итә. 1,05 млн гектар мәйданда урып-җыю эшләре төгәлләнгән, бу фаразланган күрсәткечләрнең 68 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Урып-җыю эшләре буенча Апас (97 га), Буа (94), Әлки (93), Кайбыч (90), Нурлат (89), Спас (83 процент) районнары лидерлык итә.
Кайбер районнарга эш темпларын тизләтү зарур. Шулай итеп, Менделеевск, Чирмешән, Тукай, Әгерҗе, Мөслим, Бөгелмә, Мамадыш, Әлмәт, Теләче, Актаныш районнарында бөртекле һәм кузаклы культуралар биләгән 42-61 процент мәйданнан гына уңыш җыеп алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot