Чирмешән суганчылары товарларына яхшы бәя көтә

Быел җәй башы коры килсә дә, суган уңышы чагыштырмача яхшы

 (Казан, 25 август, “Татар-информ”). Быел җәй башы коры килсә дә, суган уңышы чагыштырмача яхшы. Кайбер авыллардагы суганчылар продукциясен, елдагыча, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга базарларына илтеп, күпләп берьюлы сата. Бәясе – килосын уртача 20 сумнан.

Алыпсатарлар бәяне түбән куя. Чистайдан килгән берәү суганның килосын 8 сумнан гына сатарга тәкъдим иткән. Мондый юнь бәягә үз продукциясен бирергә теләүче табылмаган. Гомумән, суганны килосын 10-12 сумнан гына сатарга теләмиләр биредә, дип яза “Безнең Чирмешән” басмасы.