news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан умартачылары: Безгә бал сыйфатын тикшерә торган лаборатория кирәк

Җитештерүчеләр балның сыйфатын документ нигезендә раслый алмый.

Татарстан умартачылары: Безгә бал сыйфатын тикшерә торган лаборатория кирәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан умартачылары бал сыйфатын тикшерә алырлык лаборатория кирәклеген әйтте.

«Бездә бал сыйфатын тикшерә торган лаборатория юк. Белгечләр дә юк. Серкә анализын да Башкортстанда ясатырга туры килә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу юнәлештә эшләр дип уйлыйм. Берәр ветеринария лабораториясе базасында ул эшләнер. Хәзерге вакытта һәр умартачы үз балын мактый, әмма документ нигезендә аның сыйфатын раслый алмыйбыз», — дип сөйләде «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Дмитрий Крюков.

«Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин агуланып үлгән бал кортларын тикшерү өчен дә лаборатория кирәклеген әйтте. «Бүгенге көндә республикада агуланып үлгән бал кортларын, яшел массаны тикшерә торган лаборатория юк. Ул проблема бездә генә түгел, башка төбәкләрдә дә бар. Бал кортларын Алтайга яки башка җиргә җибәрергә туры килә», — дип сөйләде ул матбугат очрашуында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100