Татарстанның 19 районында язгы культураларны чәчү эшләрен тәмамладылар

Калган районнар язгы кыр эшләре кампаниясен тәмамлау алдында

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүгенге көндә Татарстанда 1 миллион 555,1 мең гектар мәйданны язгы культуралар били, бу планлаштырылган күрсәткечләрнең 98 проценты дигән сүз. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Республиканың 19 районында язгы чәчү эшләре тулысынча тәмамланды. Тиздән калган районнар да язгы кыр эшләре кампаниясен тәмамлаячак. Чистай, Балык Бистәсе, Балтач, Буа, Мамадыш, Питрәч , Алабуга һәм башка районнарда язгы чәчү эшләре 97–97 проценты башкарылган.