Кукмараның “Урал” хуҗалыгында семинар-киңәшмә үтте

Биредә җитәкчеләргә, белгечләргә үрнәк алырлык, өйрәнерлек уңай эшләр күп

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Язгы кыр эшләре алдыннан бер кат әзерлекне барлау өчен “Урал” хуҗалыгында семинар-киңәшмә үткәрү соңгы елларда Кукмара муниципаль районында традициягә әверелгән. Биредә җитәкчеләргә, белгечләргә үрнәк алырлык, өйрәнерлек уңай эшләр күп, дип хәбәр итә “Хезмәт даны”.
Быел да ураллыларның җиңнәре алдан сызганулы: барлык техника сафка бастырылган, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар булдырылган, кадрлар тупланган.
Семинарда хуҗалык рәисе Газинур Хәбибрахманов, баш инженер Мәгъфүр Гаязов, баш агроном Рамил Хәбибрахмановлар кыр эшләре планы, басуга чыгарылачак техниканың, чәчүлек материалның торышы белән таныштырды. Биредә һәр гектарга 100 килограмм тәэсир итүчән матдә исәбеннән - барлыгы 12 миллион сумлык минераль ашлама тупланган. Ягулык-майлау материаллары да җитәрлек. Чәчүлек материалны запас белән әзерләгәннәр. Орлыкның барысы да районлаштырылган һәм югары репродукцияле. Аны агулап чәчү өчен алдан ук әзерлек чаралары күрелгән. Быел 300 гектарда бәрәңге игәргә планлаштыралар. Кырга чыккач, эшнең көйле баруы беренче чиратта “тимер ат”ларның төзек булуына бәйле. Ике хуҗалыкта – “Урал”, “Рассвет”та булган 80 трактор, 20 йөк машинасы, 20 тырма, 12 культиватор агрегаты, ике чәчү комплексы һәм башка төр авыл хуҗалыгы машиналары сафка бастырылган. Бүген хуҗалыкның машина-трактор паркы техника белән тулы. Араларында куәтле чәчү комплекслары да, гадәти технология буенча эшләүче иске авыл хуҗалыгы машиналары да бар. Быел тагын ике Т-150 тракторы, бер бөртекле ашлык чәчү, бер кукуруз игү, ике сугару агрегатлары сатып алганнар. Тагын бер тырма агрегаты кайтачак. Яңа техника сатып алу өчен мөмкинлекләре бар, өч айда авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан 57 миллион сум акча кергән. Аның күп өлеше терлекчелек тармагында алынган.
Семинарның пленар өлешендә район буенча хәзерлекнең торышы турында сөйләшенде. Техникадан җитештерүчән файдаланып, язгы кыр эшләрен ике атна эчендә тәмамлау бурычы тора. Эш күләме аз түгел. Ә аны башкарып чыгу өчен 400 миллион сумлык чыгым - ягулык-майлау материаллары, ашлама, агу-химикат һәм башкалар кирәк. Аларның инде күп өлеше булдырылган. Чәчүлек материалга да кытлык юк, әмма кайбер хуҗалыкларда аның сыйфатын яхшыртырга кирәк. Быел игенчелектә аеруча зур бурычлар тора: терлекчелек өчен ел ярым-ике еллык азык запасы булдыру таләп ителә.