420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Бөгелмә, 25 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). «Агростартап» программасы буенча, илкүләм проект кысаларында, Петровка авыл җирлегендә кошчылык юнәлешендәге проектны гамәлгә ашыру дәвам итә, 8 мең чебинең беренче партиясен китерделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Проект Лиорек Елена Сергеевна крестьян-фермерлык хуҗалыгында гамәлгә ашырыла. Ир белән хатын продукцияне Бөгелмәнең үзендә һәм якындагы шәһәрләрдә сатарга планлаштыра.
Исегезгә төшерәбез, Елена Лиорек кошчылыкны үстерү өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантына гариза биргән иде.
«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проект буенча, министрлык Елена белән ире планнарны тормышка ашыруга — кошчылык фермасын төзүгә 3 млн сум акча бүлеп бирде.