Марат Әхмәтов РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты

Терлек азыгының кыйммәтләнүе һәм сатып алу бәяләренең төшүе кошчылык икътисадына тәэсир итте

 (Казан, 25 март, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Терлек азыгының кыйммәтләнүе һәм сатып алу бәяләренең төшүе кошчылык икътисадына тәэсир итте, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Федераль министр Николай Федоров Чиләбедә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының структур бүлекләре, төбәкләрнең агросәнәгать комплексының идарә органнары җитәкчеләре, кошчылык продукциясен җитештерү буенча предприятие вәкилләре катнашында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең “РФдә кошчылык тармагы үсешенең торышы һәм перспективалары турында” киңәйтелгән утырыш уздырды.

Н.Федоров билгеләп үткәнчә, соңгы елларда безнең ил кошчылыгы тотрыклы рәвештә продукция производствосының үсешен тәэмин итә. Тармакка кошчылык предприятиеләре өчен кредит чыганакларын җәлеп итү ярдәмендә югары нәтиҗәләр алынган. Бу якынча 200 яңа һәм модернизацияләнгән кошчылык объектын сафка бастырырга мөмкинлек биргән.

Шул ук вакытта корылык аркасында терлек азыгының кыйммәтләнүе һәм кош итенә һәм йомыркага сатып алу бәяләренең төшүе тармакның икътисади шартларына тискәре йогынты ясады.

Коллегиядә каралган актуаль мәсьәләләр арасында - кошчылык продукциясен ныклап эшкәртү дәрәҗәсен арттыру, безнең ил токым базасын киңәйтү һәм яхшырту һ.б.

Россиядә кошчылык үсеше перспективалары турында төп доклад белән РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм токым эше департаменты директоры Владимир Лабинов чыгыш ясады.