Яшел Үзән сөт комбинаты Россиядә иң яхшы 100 оешма исемлегенә керде

Предприятие Татарстанда сөт эшкәртү буенча лидер булган.

(Яшел Үзән, 25 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Яшел Үзән районы сөт комбинаты Россиянең иң яхшы йөз компаниясе исемлегенә керде һәм Татарстанда сөт эшкәртү буенча лидер булды.

«Безнең сөт комбинаты илнең иң зур компанияләре Топ-100 исемлегенә керде һәм республикада сөт эшкәртүчеләр арасында лидер булды», — диде районның бишенче сессиясендә Яшел Үзән башлыгы Михаил Афанасьев.

2020 ел йомгаклары буенча районның икмәк комбинаты республика биржасында актив катнашучыларның берсе булды, дип өстәде ул.