Татарстанның Саба районы фермерлары роботларны эшкә җиккән

“Сабалылар – эшне иң заманча таләпләр буенча оештыра белүче грамоталы хезмәтчәннәр”, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»).  Сабалыларның 2013 елдагы эшен уңай бәяләп була, дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саба муниципаль районына эш сәфәре барышында.

Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы Рәис Миңнеханов белән бергә булган беренче объект – Татар Икшермәсе авылында 260 сыерга исәпләнгән “Мөхәммәтшин З.З.” КФХ роботлаштырылган сөтчелек комплексы. Зөфәр Мөхәммәтшин сүзләренчә, комплекс 2013 нче елда эшли башлап, инде табыш китерә. Хәзер комплекста 240 сыер бар. Сыерларны 4 кенә кеше һәм Голландиянең 5 роботы карый (1 сменада - 2 кеше).

Икенче объект – Килдебәк авылында “Лукоз Саба” ҖЧҖ кәҗә сөте җитештерү буенча комплекс. Ул 7,8 мең кәҗәгә исәпләнгән. Проектның гомуми бәясе - 673 млн.сум. 2,6 мең кәҗәгә исәпләнгән комплексның беренче чираты инде тәмамланган. 2014 нче елга акчалата керем 22 млн.сум булыр дип планлаштырыла.

Объектларны карап чыкканнан соң, ТР Дәүләт Советы Рәисе Саба мунициаль районы Советы утырышында катнашты. Утырыш 2013 нче елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2014 нче елга куелган бурычларга багышланды. Төп доклад белән район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, 2013 нче елда районның тулаем төбәк продукты 8,09 млрд.сум булган, анда агросәнәгать комплексының өлеше - 1,92 млрд.сум. Районда сыерларның, сарыкларның һәм атларның саны арткан, савып алынган сөтнең күләме дә. Яңа терлекчелек комплексларын төзү, искеләрен реконструкцияләү эше бара, заманча технологияләр кертелә, гаилә фермалары барлыкка килә. Районда саву заллары белән 8 сөтчелек комплексы һәм 12 саву роботы бар.

Рәис Миңнеханов 2014 нче елга агросәнәгать комплексына бурычлар билгеләде: ашлыкның уңышын 30 ц/га арттыру, бер баш терлеккә 35 ц күләмендә азык әзерләү. Ул терлекчелек һәм үсемлекчелекнең тотрыклы рәвештә үсәчәгенә ышанычын белдерде.

Сессиядә чыгыш ясаган ТР Дәүләт Советы Рәисе 2013 нче елны Татарстан өчен үзенчәлекле дип атады. “Без лаеклы рәвештә дөньяның студентлар спорты тарихында иң яхшы Универсиаданы уздырдык. Безнең башкаланы, республикабызны бөтен дөнья белде, - дип билгеләде ул. – Без социаль программалар буенча барлык бурычларны үти алдык. Татарстанның тулаем төбәк продукты күләме 1 трлн. 520 млрд.сумга җитте”.

Шул ук вакытта, ТР парламенты башлыгы сүзләренчә, авыл хуҗалыгы Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе һәм берничә ел дәвамында булган корылык нәтиҗәләрен үзендә татый бара.

Ф.Мөхәммәтшин Саба районында барган процессларны уңай бәяләде. “Сабалылар производство һәм социаль программаларны үтәү күрсәткечләре буенча тотрыклы рәвештә алдынгы позицияләрне саклый, - дип белдерде ул. – Хезмәт сөючән халкы - районның төп байлыгы. Сез гаилә фермалары санын һәм тулаем төбәк продуктында кече бизнесның өлешен арттыра алдыгыз. Без бүген роботлаштырылган комплексларда булып, сабалыларның эшне иң заманча таләпләр буенча оештыра белүче грамоталы хезмәтчәннәр икәненә инандык”.

Җирле сөт заводының һәм ит комбинатының тиешле дәрәҗәдә эш белән тәэмин ителмәвен билгеләп, Фәрит Мөхәммәтшин район җитәкчелеген, производство күләмнәрен һәм районда эш урыннарын арттыруны тәэмин итү өчен, бу объектларга игътибар итәргә өндәде.