news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш стадион-ипподромына яңа хайван алып кайттылар

Понины Кукмарадан, фермер хуҗалыкларының берсеннән алып кайттылар.

Мамадыш стадион-ипподромына яңа хайван алып кайттылар

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Мамадышның стадион-ипподромына пони алып кайттылар. Кечкенә ат Цыган исемле, аңа 2,5 яшь.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Алмаз Гарифуллин ачыклаганча, пониларны Кукмарадан, фермер хуҗалыкларының берсеннән алып кайтканнар. Бу турыда «Нократ» газетасы яза.

Үзләрен җайдак ролендә сынап карарга теләүче өлкәннәр өчен монда өч ат бар.

Моннан тыш, ипподромда яңартылган төрле озынлыктагы уңайлы трассалар буенча чаңгыда шуарга була. Алар  1,8 мең метр, 3 мең метр һәм 5 мең метр озынлыкта. Прокат иртәнге тугыздан кичке тугызга кадәр эшли. Чаңгы трассасы кичен яктыртыла, шуңа күрә кичке сәгатьләрдә дә чаңгыда шуу һәм йөрү белән ләззәтләнергә мөмкин.

Тимераякны яратучылар өчен ачык һавада шугалак ачылды. Үз инвентарьларың белән керү бушлай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100