news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары фермерларга дәүләт ярдәмен арттыруны сорады

Ришат Хабипов сүзләренчә, бер грантка 5-10 кеше дәгъва кыла.

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары фермерларга дәүләт ярдәмен арттыруны сорады
Гөлүзә Ибраһимова

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хабипов фермерларга дәүләт ярдәмен, грантлар суммасын арттырырга кирәк, дигән фикерен белдерде.

«Грантлар кысаларында булса да, фермерларга дәүләт ярдәмен арттырырга кирәк. Әлегә грант алырлык кешеләр бар. Әгәр без аларга хәзер ярдәм күрсәтсәк, алар авыл җирлегендә эшләрен дәвам итәчәк», — дип сөйләде министр урынбасары Татарстанда фермерлык хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә.

Министр урынбасары бүгенге көндә инициативалы кешеләрнең күп булуын ассызыклады. Ул бер грантка 5-10 кеше туры килүен әйтте

Ришат Хабипов узган елны «Агростартап» программасына 181 млн сум акча бүленгәнне әйтте. «Ул сумма бөтен республикага каралган. Бер грант — өч миллион сум. Димәк 50-60 кеше генә үз эшен башлый ала, ә безнең кырык өч район бар. Узган елны Кукмарадан гына да грантка 37 гариза килгән иде», — дип сөйләде ул.

Министр урынбасары фикеренчә, дәүләт ярдәме белән уңышка ирешкән фермерлар эшен башлап кына килүчеләр өчен үрнәк булып тора. Ул тиз арада сатылырлык яки мирас итеп балаларга калдырырлык эшне иң уңышлы дип саный. «Бүгенге көндә инде фермерлар династиясе бар. Яңа буын фермерлары — акыллы, мобиль, тиз өйрәнүчән яшьләр», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100