news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Тукай районы тәҗрибәсен өйрәнәчәк

Март аенда Казанда IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак.

Татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Тукай районы тәҗрибәсен өйрәнәчәк
tatar-congress.org

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Март аенда Казанда IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак. Хәзер аңа әзерлек эшләре бара. Җыен кысаларына эшмәкәрләрне алдынгы хуҗалыклар, районнар белән таныштыру матур традициягә әйләнде. Быел кунаклар Тукай районына барыр дип планлаштырыла. Бу турыдаБөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Шул уңайдан, бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев Тукай районында булып, әзерлеклек эшләре һәм авыл эшмәкәрләренең хуҗалыклары белән танышып кайтты.

Район башлыгы Ф.Камаев белән эшлекле сөйләшү уздырдылар. Җыенда катнашучы делегатларны Тукай районына 20 мартта алып килү турында килештеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100