news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәббаров: Татарстанда чәчү мәйданнары 2019 ел күләмендә кала, әмма структура үзгәрә

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы язгы кыр эшләренә әзерлек барышы турында сөйләде.

Җәббаров: Татарстанда чәчү мәйданнары 2019 ел күләмендә кала, әмма структура үзгәрә
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елгы язгы кыр эшләре кампаниясенә әзерлек турында республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, республикада чәчү мәйданнары узган ел күләмендә, ягъни 2,8 млн га калачак, әмма структура үзгәрәчәк. Мәсәлән, көнбагыш һәм шикәр чөгендере мәйданнары 10 процентка кимеячәк. Моңа чикләнгән импорт аркасында шикәр җитештерү сәбәп булган.

Министр искәрткәнчә, язгы кыр эшләренә генә дә 25 млрд сумнан артык акча кирәк. Шуның 8,2 млрд сумы — минераль ашламаларга (гектарга 70 кг исәбеннән), 3,2 млрд сумы — орлыкка, 4,5 млрд сумы — үсемлекләрне саклау чараларына, 7,8 млрд сумы — ягулык-майлау материаллары һәм запас частьләргә. Чәчү кампаниясе чорына хезмәт хаклары күләме 1,6 млрд сум тәшкил итәчәк, башка чыгымнар — 3 млрд сумга якын.

Марат Җәббаров ачыклык керткәнчә, беренче акчалар игенчелектән (август уртасы) кергәнче, әйләнеш өчен 30 млрд сумга якын акча кирәк. Шактый өлеше үз акчалары хисабына капланачак.

Бюджет ярдәме кысаларында апрель ахырына кадәр хуҗалыкларга 4 млрд сум акча бирү күздә тотыла.

Кирәкле акчаларның бер өлешен (10 млрд сумнан артык) заем акчалары исәбеннән каплау планлаштырыла. Кредит оешмалары арасында Россельхозбанк, Ак Барс Банк, ВТБ банкы, Саклык банкы бар. Бер заемщикка лимит 600 млн сумга кадәр билгеләнгән (процент ставкасы 5 процентка кадәр).


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100