news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә сыерларны роботлар карый һәм сава

2400 савым сыерына исәпләнгән комплекста 18 робот эшли.

Мөслимдә сыерларны роботлар карый һәм сава
Римма Афзалова

(Мөслим, 24 октябрь, «Татар-информ», «Мөслим-информ», Римма Афзалова). «Август-Мөслим» агрофирмасының терлек­челек комплексында 2300гә якын мөгезле эре терлек тәрбияләнә. Гади сыерлар­дан ике-өч тапкыр күбрәк сөт бирүче голштин- фриз токымлы сыерлар Германиядән кайтарылган. Маллар беренче бозаула­рын да китергән.

«Мондый фермалар Татар­станда, бәлки, Россиядә дә санаулы гына», — ди Үрәзмәт терлекчелек комплексы җитәкчесе Антон Яйценко. Ферма тулысынча роботлаш­тырылган. Бәйсез ысул белән тәрбияләнүче маллар савым аппаратына үзләре килә. Ро­бот сыерның җиленен юа һәм сава. Шул ук вакытта экран­га сыерның кушаматы, яше, күпме сөт бирүе (хәтта һәр җилендәге сөт күләме), сөтнең товарлылыгы, куелыгы турын­да мәгълүмат чыга.

«Малның паспорт мәгълүматлары (белгечләр аны шулай дип йөртә) сыерга беркетелгән чип аша алына», ди Антон Яйцен­ко. Савылган сөт 30 тонналы танкларга җыела. Танкларда сөтнең нинди температурага кадәр суытылуы, сөттән буша­ган савытның ничек юылуы һ.б. мәгълүматлар саклана. Су­ытылган сөтне иртән һәм кич тапшыралар.

Һәр сыер көненә уртача 33 литр сөт бирә. «56 литрга кадәр сөт бирүче сыерлар да бар», — ди «Август-Мөслим» аг­рофирмасы генераль директо­ры Азат Нәҗметдинов. Мал­ларны ашату өчен азыкны аг­рофирма үзе җитештерә. Сыер­ларга күпме күләмдә нәрсә ашатырга кирәклеге компью­терларга кертелгән. Азык­ны роботлар тарата. Маллар тараткан азыкны да янәдән терлекләр алдына 2 сәгать саен роботлар этеп йөри.

Мал астын да роботлар чистарта. Алай гына да түгел, кояш ныграк кыздыра баш­ласа, тәрәзәләрдәге пәрдәләр автомат рәвештә төшә һәм җилләтү системасы кушыла. Фермада малларга массаж яса­учы (сыртын кашучы) робот­лар да бар. Биредә җәмгысе 18 робот эшли! Роботлаштырыл­ган дигәч тә, биредә 82 кеше хезмәт куя. Эш сәгате 7.00дә башлана, әмма комплекс тәүлек әйләнәсе эшли.

Комплекстагы сыерларның мөгезсез булуы гаҗәпләндерде. Бозау ва­кытта ук малларның мөгез урынына махсус катнаш­ма сөртәләр икән. Нәтиҗәдә мөгезләр төшә. «Маллар бәйсез ысул белән тәрбияләнгәч, төрле җәрәхәтләр алмас өчен мөгезләрнең булмавы хәерлерәк», — дип аңлатты белгечләр. Тояклар да махсус катнашма белән эшкәртелә. Бусы бактерия-микроблардан саклану өчен эшләнә.

Комплексның икенче чи­раты әле төзелеп кенә килә. Тулысынча роботлаштырыл­ган беренче өлештән аерма­лы буларак, икенче чират­та кул хезмәтенә дә зур урын биреләчәк һәм биредә 1200 са­вым сыеры тәрбияләнәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100