Зәйдә чөгендер барлык мәйданның 49,3 процентында алынган

Уңыш гектарыннан уртача 384 центнер тәшкил итә

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Зәй муниципаль районының төп культурасы – шикәр чөгендерен алу быел, башка еллар белән чагыштырганда, ярыйсы гына алдан башланса да, даими явып торган яңгырлар эшкә нык комачаулаган. Нәтиҗәдә эш темплары кимегән. Район җитәкчелеге, “Агрокөч-Төркем” АҖ белгечләре белән бергәләп күрелгән чаралар нәтиҗәсендә агрофирмаларда эш тукталмаган. Бу көннәрдә исә эш темплары арта төшкән. Соңгы мәгълүматлар буенча, чөгендер барлык мәйданның 49,3 процентында алынган, 278684 тонна татлы тамыр җыелган. Уңыш гектарыннан уртача 384 центнер тәшкил итә, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.
Бүгенге көндә басуларда 13 чөгендер алу комбайны эшли. Эш ике сменада оештырылып, тәүлек буе диярлек дәвам итә. Хәзер чөгендер көн саен 180 гектарда алына. Эш җиңел бара дип әйтеп булмый, билгеле. Нык юеш басуларда эшләве аеруча авыр. Эш барышын контрольдә тоту, кирәк булган очракта тиешле оештыру чаралары күрү максатында татлы тамыр алучы комплексларга район Советы, башкарма комитетныңҗаваплы хезмәткәрләре, агрофирмалар белгечләре беркетелгән. Алар төнге сменада эшне аерым контрольдә тота. “Агрокөч-Төркем” АҖнең техник хезмәт күрсәтүчеләре тәүлек буе эшкә күчкән. Мобиль бригадалар кирәк урынга сәгате-минуты белән килеп җитә.
Соңгы мәгълүматлар буенча шикәр заводы 278684 тонна чөгендер кабул иткән. Бирегә ул Зәй, Сарман, Чирмешән һәм Тукай районнары басуларыннан китерелә. Зәйлеләр заводка 146693 тонна татлы тамыр тапшырган. Предприятие хәзер көненә 8400-8500 тонна чимал кабул итә. Чөгендернең шикәрлелеге – 16,60, пычраклылыгы – 11,5 процент.