Чаллы халкы бер көн эчендә 12 миллион сумлык азык запасы әзерләде

Кичә автокаланың дүрт җирендә ярминкәләр булып узды

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Кичә Чаллының дүрт җирендә агрофирмалар һәм эшкуарлар, Татарстанның сигез муниципаль районы, Башкортостан, Ырынбур һәм Киров өлкәләреннән килгән кунаклар катнашында ярминкәләр узды. 308 йөк машинасында авыл халкы автокалада яшәүчеләргә бәрәңге, чөгендер, кәбестә, суган, кишер, бал, каз, үрдәк һәм тавык ите, казылык, сөт ризыклары тәкъдим итте.
Мэриянең матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрләргә караганда, шәһәр халкы барлыгы 12 миллион сумлык азык-төлек сатып алган. Бу хакта “Челнинские известия” хәбәр итә.