Татарстанда явып үткән яңгырлар көзге культуралар чәчелгән кырлардагы хәлне уңай якка үзгәртте

Дым җитмәү аркасында көзге культуралар бик акрын үсте

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда явып үткән яңгырлар көзге культуралар чәчелгән кырлардагы хәлне уңай якка үзгәртте. Дым җитмәү аркасында көзге культуралар бик акрын үскән иде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Яңгырлар республиканың 19 районында ике көн яуды. Туфракка дым 1-8 миллиметр тирәнлеккә сеңде. Белгечләр фикеренчә, үсемлекләрнең тамыр системасы дымлы катламга эләкте, бу аларга актив үсәргә мөмкинлек бирәчәк. Яңгыр яумаганлыктан уҗымнар тишелми яткан урыннарда да хәл уңай якка үзгәрәчәк.