Татарстанда көзге җир эшкәртү фаразланганның 72 процентында башкарылган

Туңга сөрелергә һәм туфракның өске катламы эшкәртелергә тиешле җирнең гомуми мәйданы 1,433 миллион гектар тәшкил итә
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Республикада көзге җир эшкәртү фаразланганның 72 процентында башкарылган. Туңга сөрелергә һәм туфракның өске катламы эшкәртелергә тиешле җирнең гомуми мәйданы 1,433 миллион гектар тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Татарстанның кайбер районнары әлеге эшләрне тәмамланган инде. Әлмәт районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә җир эшкәртүне тәмамлау алдында. Анда әлеге эшләр фаразлангынның 91 процентында башкарылган. Арчада әлеге күрсәткеч 89, Нурлатта 88, Зәйдә 87 процент тәшкил итә. Ютазы районында көзге җирне эшкәртү фаразланганның 86 процентыда, Чирмешән һәм Минзәләдә 85 процентка башкарылган.