Татарстанда 146,7 мең тонна бәрәңге казып алынган

“Икенче икмәк” утыртылган мәйданның 57 проценты әлеге авыл хуҗалыгы культурасыннан азат ителгән
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүгенге көндә Татарстанда 146,7 мең тонна бәрәңге казып алынган. “Икенче икмәк” утыртылган мәйданның 57 проценты әлеге авыл хуҗалыгы культурасыннан азат ителгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Республика буенча уртача уңыш бер гектардан 225 центнер тәшкил итә. Республиканың 11 районында (аларда “икенче икмәк” биләгән мәйданнар 180 гектардан артмый) бәрәңге уңышын җыеп алганнар инде. Саба районында да бәрәңге алу эше төгәлләнү алдында. Анда 83 процент мәйданда эш башкарылган, 10,8 мең тонна бәрәңге казып алынган. Кукмара районында бәрәңге 700 гектар мәйданны били. Бүгенге көндә районда 22,3 мең тонна бәрәңге казып алынган. Уртача уңыш бер гектардан 318 центнер тәшкил итә. Тукай районында 69 процент мәйданда эш башкарылган, 6,9 мең тонна бәрәңге казып алынган. Уртача уңыш бер гектардан 190 центнер тәшкил итә.
Балтач районында “икенче икмәк” 822 гектар мәйданны били. Бүгенге көндә 64 процент мәйданда эш башкарылган. 19,6 мең тонна бәрәңге казып алынган, уртача уңыш бер гектардан 238 центнер тәшкил итә. Лаеш районында бәрәңге 656 гектар мәйданда утыртылган. Бүгенге көндә “икенче икмәк” утыртылган мәйданнарның 35 проценты әлеге авыл хуҗалыгы культурасыннан азат ителгән. 13,7 мең тонна бәрәңге казып алынган, уңыш гектарыннан 110 центнер тәшкил итә.