Ютазы районы Бәйрәк авылы игенчеләре бер мең гектардан артык арпаны җыеп алган

“АгроМир” җәмгыяте бүген игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 32 цетнердан артык бөртек җыйнаса, арада 45 центнерга кадәр уңыш биргән участоклар бар.

(Ютазы, 24 август ,"Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районы Бәйрәк авылы игенчеләре 1 мең гектардан артык арпаны җыйнап алуны тиз көннәрдә тәмамлаган, дип яза район газетасы.

Бу уңайдан Россия Федерациясенең атказаган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сирин Галиев белән тагын күрештек.

 

- Механизаторлар өчен эш көне озынайды – кичке уннарда да әле кыларда техника гөрелтесе тынмый. Комбайнчыларыбыз бик мутур эшли, нәтиҗәләребез дә яхшы. Әйтик, Мәүзир Латыйпов куйган хезмәтне генә мисал итеп китерсәк тә, аның 26 бункерга кадәр ашлык суктырган көннәре бар. Рафаил Мөхәметдинов, Мансур Ардаширов, Дамир Насыйров кебек җитез шоферларыбыз да эшне кызу тотуда зур роль уйный. Тир түгеп, зур чыгымнар тотып үстергән икмәкне үз вакытында, аның сыйфатына зыян китермичә җыеп алу – безнең өчен төп бурыч һәм дәрәҗә. Уңышмы? Дөресен генә әйткәндә, безне һәр гектардан чыккан уртача уңыш күләме һич кенә дә кызыксындырмый. Ни өчен? Чөнки бүген ашлыкка бәя юк. Моннан өч ел элек өченче класслы бодайның һәр килограммын 12 сумнан саткан булсак, бүген аңа ике тапкырга кимрәк хак, ә арпага исә гомумән өч сум тәкъдим итәләр. Ашлык базарындагы бәяләр безне рухи яктан бик тә җәберли, - дип сөйли Сирин Галиев.

Шулай да гаделлек өчен әйтми мөмкин түгел - “АгроМир” җәмгыяте бүген игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 32 цетнердан артык бөртек җыйнаса, арада 45 центнерга кадәр уңыш биргән участоклар бар. Җәмгыятьнең баш икътисадчысы Рамил Сафиуллин әйтүенә караганда, алдынгы механизаторлар премияләр белән бигеләнә һәм аларның техникасын күчмә вымпеллар бизи.

 

Хуҗалыкның ындыр табагындагы эш ике сменада оештырылган. Көннең беренче өлешендә – җәмгыять эшчеләре эшләсә, төштән соң ярдәмгә авылның бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре килә.

- Табигый газга тоташтырылган бөртек киптергече аша көн саен 1500 тоннага кадәр икмәк киптерелеп чыга һәм складларда урнаштырыла, - дип хәбәр итте ындыр табагы мөдире Фәния Әхмәдиева.

Узган елда “АгроМир” җәмгыятендә рапс мае чыгаручы цех эшли башлады. Быел үстерелгән 700 гектардагы рапс та әлеге объект өчен чимал булып тора.

- Әлеге цехның беренче максаты – ферма малларын түп белән тәэмин итү. Әлбәттә инде, эш барышында эшкәртеп чыгарылган майны сатуга куябыз. Хаҗәттән артык калган рапс бөртеген дә сатабыз, - дип ачыклык керртте хезмәт коллективы лидеры.

 

Сирин Галиев сүзләренә караганда, хуҗалыкта бөртек таләп ителгән күләмнән артык күп җитештерелә. Малчылыкны тагын да киңәйтә төшеп, кырчылык продукциясен ит һәм сөткә әйләндереп сатып кына без отышта кала алачакбыз, дип ассызыклап узган җитәкче якын киләчәктә сыерлар санын 1400 башка җиткерү планы белән уртаклашты.

Фермада хезмәт шартлары да елдан-ел камилләштерелә. Сөт комплексында бөтен эшнең компьютерлаштырылуын, сыерларның күпме сөт бирүен генә түгел, хәтта теләккә килү-килмәвен дә компьютер күзәтеп торуын бер тапкыр гына сөйләмәдек. Ә менә соңгы арада бәйрәкәлеләрнең тормышына роботлар да пәйда була башлавын әле хәбәр итмәгән идек. ХХI гасыр машинасы абзарларда малбагарларны алмаштыра башлаган – “миенә” анык программа салынган робот билгеле вакыт саен сыерлар чәчеп ташлаган азыкны җыештырып уза һәм абзарга трактор керер вакыт җитүгә үз урынына барып баса. Вәт, дөнья могҗизасы.

Араннарында өч мең баштан артык мөгезле эре терлек асраучы җәмгыятьтә хәзерге вакытта азык туплау тулы көченә бара - күпьеллык үләннең – икенче, суданканың беренче чабымыннан сенаж салалар, азык дворына төргәккә салынган салам кайта башлаган, җыеп аласы печән бар, диелгән район хәбәрендә.