Чүпрәледә урып-җыю эшләре кызу темпта бара

Быелгы уракта районыбыз игенчеләре алдына 38,5 мең гектардагы бөртекле һәм бөртекле – кузаклы культураларның уңышын җыеп алу бурычы куелды.

(Чүпрәле, 24 август, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов).  Кыр эшләре өчен һава шартлары бигрәк тә уңайлы. Моны игенчеләр дә аңлый. Ни дисәң дә вакыт көзгә табан авыша. Димәк, яңгырларның эштә мәшәкать тудыру ихтималы да зур. Шуңа күрә урып – җыю өчен төп җаваплылык тотучы комбайнчыларга бүген аеруча игътибар. Ашлык суктыруда көн саен 70 кә якын төрле маркадагы кыр корабы катнаша, дип яза җирле басма.

Исегезгә төшерәбез, быелгы уракта районыбыз игенчеләре алдына 38,5 мең гектардагы бөртекле һәм бөртекле – кузаклы культураларның уңышын җыеп алу бурычы куелды.

Күмәк тырышлык белән 20 мең гектарга якын мәйданнардагы ашлык җыеп суктырылды да инде. Һәр гектардан уртача 32 центнер уңыш алына. "Цильна" җәгыятендә ул күрсәткеч 53,1, "Мәхмутов И.Ф." күмәк фермер хуҗалыгында – 43,9, "АгротрансПорт" хуҗалыгында – 42, "Гафуров Җ.А." һәм "Бикчуров Р.А." күмәк фермер хуҗалыкларында 40,1 – 38,1 центнерны тәшкил итә. Уракта фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләгән "П.В. Дементьев исемендәге" агрофирма һәм "Цильна" хуҗалыгы игенчеләре барлык мәйдандагы ашлыкның 70 процентында эшне башкардылар. "Низамов А." фермер хуҗалыгы механизаторлары да "экватор" ны (55 % чамасы) уздылар. "Цильна", "АгротрансПорт", "Мәхмутов И.", "Бикчуров Р." һәм "Гафуров Җ" хуҗалыкларында уҗым культураларын суктыруны төгәлләделәр. "Гафуров Җ." күмәк фермер хуҗалыгында беренчеләрдән булып сабан бодаен суктыруга керештеләр. Арпа суктыруда "Цильна", "Мәхмутов И." һәм "Гафуров Җ." җәмгятьләрендә җитезлек күрсәттеләр. Дементьевлылар 125 гектарда үстерелгән борчакны иң оптималь срокларда җыеп алдылар. "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасында кузаклы культуралар 966 гектарны били. Аның 50 процентындагы уңыш амбарларга кайтарылды. Район буенча уҗым культураларының - 90 һәм сабан культураларының 25 проценттан артыграк мәйданында эш башкарылды. Тулаем 60 мең тоннадан артык ашлык суктырылды. Республикада иң югары уңышны Зәй районында алалар. Анда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 51 центнер уңыш чыга. Норлат районы аграрчылары һәр гектардан уртача 50 центнер бөртек суктырып икенче урынны били, сарманлыларда ул күрсәткеч 49,5 центнерны тәшкил итә.

Берүк вакытта басу туфракларын эшкәртү һәм сукалау кебек агротехник чаралар да үткәрелә. Уҗым культуралары чәчеп калдыру өчен 7000 гектардан артык басу мәйданнары әзерләнде. Быелгы көздә әлеге культура орлыкларын 12 мең гектарда чәчү планлаштырыла. Соңгы мәгълүматларда караганда, аның 20 проценты үтәлде дә инде. Бу уртача республика күрсәткеченнән аз гына артыграк. "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Чокалы филиалында көзге бодай чәчү аеруча яхшы оештырылган. Матак филиалының 200 гектар мәйданлы басуында эшнең кызган чагына туры килдек. "Импортный" зур агрегат "Казанский – 560" сортлы кышкы бодай чәчә. Әлеге агрофирмада хезмәт куючы механизатор Марат Кадыйров яшь кенә булуына да карамастан, чит илдә эшләнгән гаять куатле "Нью – Холланд" маркалы тракторны бик җиңел идарә итә. Ул үзенең хезмәттәше Данис Маннапов белән Каратун авылыннан килгән икән. Егетләр тәүлек буе чәчәләр. "Сменага ничә гектар чәчү үткәрергә өлгерәсез?",- дигән соравымны Матак филиалы директоры Владимир Сурский җаваплады. "Уртача 150 гектар чамасы",- ди ул. "Орлык ташып җиткереп булмый, бик җитештерүчән эшлиләр егетләр",- дип сүзгә кушыла КамАЗ автомашинасы шоферы Әмирҗан Шәмсетдинов. Орлык ташучы шоферлар да икәү- төнге сменага Валерий Фадеев килә икән.

Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү эшләре дә уңышлы дәвам итә. Алдагы кышлату өчен план буенча 28 мең тонна азык берәмлеге әзерләү бурычы тора. Бүгенге көнгә шартлы һәр баш терлекккә уртача 25,5 центнер азык берәмлеге тупланды. Шул исәптән: 145 тонна төрле үләннәр һәм яфраказык, 7273 тонна печән әзерләнде һәм 77472 тонна сенаж салынды. Безнең районда авыл хуҗалыгы җирләренең һәр 100 гектарына уртача 17 баш мал туры килә. Республика буенча – 19 баш, диелгән район хәбәрендә.