ТР Азнакай районы фермеры ат фермасы ача

Айрат Габдрахманов грант откан һәм бу акчага 50 ат сатып алырга уйлый

  (Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТР Азнакай районы фермеры Айрат Габдрахманов бу җәйдә ат фермасы ача. Күптән түгел авыл эшмәкәре грант откан һәм бу акчага 50 ат сатып алырга уйлый. Фермер үз планнары белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән уртаклашты.
Азнакай районы фермеры бөртекле культуралар үстергән. Ашлыкның арзан булуы һәм сату буенча кыенлыклар туу нәтиҗәсендә ул яңа эшчәнлек – ат үрчетү белән шөгыльләнергә булган.
Аннары А.Габдрахманов игенчелек – сезонлы эш, ә ат үрчетү аны ел дәвамында мәшгуль итәчәк, дип саный.
Ул гаилә фермасы ачкач ашлыкны арзан бәядән сатмаячак, ә атларга ашатырга ниятли.
Айрат Габдрахмановка гаилә фермасы эшен алып барырга Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган малае Айнур ярдәм итәчәк.