ТР фермерлары һәм крестьян хуҗалыкларының үз базары барлыкка киләчәк

Биектау районы Чебакса авылы янында күпләп-ваклап сату базары төзелеше өчен җир биреләчәк
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТР фермерлар һәм крестьян хуҗалыкларының үз базары барлыкка киләчәк. Биектау районы Чебакса авылы янында күпләп-ваклап сату базары төзелеше өчен җир биреләчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Татптицепром” ААҖ генераль директоры Марс Алиев белдерде.
12 га мәйдан җир “Татптицепром” ААҖнең “Марс” крестьян-фермерлык хуҗалыгыныкы булган. Базар төзелеше өчен җирне М.Алиев үзе тапшырган, чөнки кече хуҗалык вәкилләре күптән ихтыяҗ кичергән.
М.Алиев сүзләренчә, җир участогы уңайлы урында урнашкан. Беренчедән, ул Казаннан ерак түгел, икенчедән, юлга якын урнашкан. Биредә продукцияне арзан бәядән сатып алып Казан базарларында арттырып сатучылар булмаячак. Шулай итеп, фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары вәкилләре базарда үзләре хуҗа булачак.
Базар төзелеше өчен 4 ай тирәсе вакыт кирәк булачак, дип саный М.Алиев. Ул биредә кошчылык продукциясенә дә ихтыяҗ булачак, дип ышана.