news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч механизаторлары печән чабарга әзерләнә

Махсус комиссия район хуҗалыкларындагы терлек азыгы хәзерләү эшендә катнашачак техниканың әзерлеген тикшерде.

Кайбыч механизаторлары печән чабарга әзерләнә
http://kaibicy.ru/

(Кайбыч, 24 май, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч механизаторлары печән чабарга әзерләнә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы дәрәҗәсендә бәя бирелә. Министрлык боерыгы белән махсус төзелгән комиссия бүген район хуҗалыкларындагы терлек азыгы хәзерләү эшендә катнашачак техниканың әзерлеген тикшерде.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров рәислегендәге комиссия үз эшен «Туган як — Агро» җәмгыятеннән башлады һәм «Дубрава», «Алтын кырлар», «Гөбенә» агрофирмаларында, «Подберезье» хуҗалыгында дәвам итте. Алар техниканың яшел уракка әзерлеген, сенаж базларының төзеклеген, уҗым культураларының торышын карады.

Барлык хуҗалыкларда техниканың әзерлеген карап чыкканнан соң, комиссия түбәндәге нәтиҗәгә килде: 90 мөмкинлектән 88 балл туплап, «Алтын кырлар» агрофирмасы беренче урынны яулады. 87 шәр балл туплаган «Гөбенә» һәм «Дубрава» агрофирмалары икенче урында. «Подберезье» (76 балл) хуҗалыгына өченче урын бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100