Татарстанда апрель азагына кадәр шәхси хуҗалыкларда терлекне вакцинацияләү төгәлләнә

Алмаз Хисаметдинов соңгы биш елда мөгезле эре терлектә лейкоз ике тапкыр кимегәнен әйтте.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда апрель азагына кадәр шәхси хуҗалыкларда терлекне вакцинацияләү төгәлләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында онлайн матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.

«Язгы эпизоотик чараларның 75 проценты үтәлгән. Без хайваннарны лейкоз, бруцеллез, туберкулезга тикшерәбез. Безнең бурыч — апрель азагына кадәр шәхси хуҗалыкларда прививка ясатуны төгәлләү, май азагына кадәр республикадагы бөтен терлекне вакцинацияләүне тәмамларга тиешбез», — диде ул.

Алмаз Хисаметдинов Татарстанның имин төбәк саналуын, куркыныч йогышлы авырулар булмавын искәртте. «Республикада лейкоз бар, мөгезле эре терлекнең 11 проценты лейкоз белән йогышланган. Соңгы биш елда мөгезле эре терлекнең лейкоз белән авыруын ике тапкыр киметә алдык. Әле биш ел элек йогышлы терлек саны 24-25 процент иде», — диде ул.