Чирмешәннең бер хуҗалыгы җитәкчесе Бәркәтә авылы өлкәннәренә сөт китерә

Шешминка авыл җирлегендә өлкәннәргә атннага ике тапкыр ипи бирәләр.

(Чирмешән, 24 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районында Васыйл Әхмәтҗанов, коронавирус белән бәйле үзизоляция чорында, авылдашларына — 65 яшьтән өлкән кешеләргә үз ярдәмен тәкъдим иткән. Ул өлкән яшьтәге авылдашларына атнага бер тапкыр, һәркайсына өчәр литр сөт китерә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Бәркәтә авылында 65 яшьтән өлкән, ялгыз яшәүче 48 кеше бар. Шуларның 19сы ярдәмгә бик теләп ризалашты, ә калганнары кирәксенмәде, — ди авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. — Шешминкадагы күмәк хуҗалыгыннан иганәче китергән сөтне без волонтер белән өлкәннәрнең өенә илтеп бирәбез. Әби-бабайлар Васыйл Сираҗетдин улына бик рәхмәтле.

Сүз уңаенда, «Андреевка» хуҗалыгы инде икенче ел Шешминка авыл җирлегендә яшәүче, авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәргә атнага ике тапкыр бушлай ипи бирә. Җирлектә андыйлар иллеләп кеше.