Актанышның бер хуҗалыгында сыер тоягын махсус күбек белән юдырталар

«Актаныш» агрофирмасының Олыимән бүлекчәсендә семинарда зоотехниклар, ветеринарлар, ясалма каплату технологлары өчен уку да оештырылды.

(Актаныш, 24 март, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Филиза Сәлахова). Актанышның Олыимән фермасында сыерларның тояклары, саву залына үтәр алдыннан, махсус эремә белән юдыртыла. Яңартып төзелгән комплекста шундый җайланма көйләнгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Узган атнада уздырылган гамәли киңәшмәдә, моннан тыш, хуҗалык җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләренә күрсәтерлек башка яңалыклар да шактый күп булып чыкты. «Актаныш» агрофирмасының Олыимән бүлекчәсендә семинар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Айдар Мирхәйдәров җитәкчелегендә үтте.

«Дымлы җирдә мөгезле эре терлек тояк авыруыннан зыян күрә. Шуңа күрә перекисьлы, уксуслы күбек белән эшкәртү кирәк. Бик файдалы, профилактика чарасы да булып тора», — диде ул.

«Электән үрчем алу өчен әзерләнгән, 400 баш мөгезле эре терлек сыйдырышлы комплекс иде бу. Гомер-гомергә юеш булды. Савым сыерларына шартлары бик үк яхшы түгел иде. Яңача технологик таләпләргә туры китереп, үзгәртеп корырга туры килде. Продукция алу әлегә чагыштырмача түбән. Чөнки маллар торакка, хәлсезләнеп, ноябрь башында гына кайтты. Март–апрель-майда күпләп бозаулау көтелә. Шуннан сөт тә артыр, дигән исәптә торабыз», — ди «Актаныш» агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев.

Комплекста сөт блогы, сөт суыту җайланмасы эшли. Әле тагын бер суыткыч урнаштыру мөмкинлеге бар. Ветеринария табибы, ясалма каплату технологы бүлмәләре, вакуум-насос, ут сүнгән очрак өчен электр станциясе, ял итү урын, душ һәм башкалар урын алган. Чаллыдан сыек ягулыкка көйләнгән, һава кудыра торган казан кайтарып урнаштырылган.

Сөт саву залы аеруча үзенчәлекле. Сөтүткәргечләре уңайлы. Ике якка 10ар итеп тезелеп, берьюлы 20 сыер савыла. Һәрберсе өчен ничә минут киткәнлеге электрон приборда күренеп тора. Микробка каршы салфеткалар кулланыла. 2 савымчы эшли. Алар махсус кием, алъяпкыч кигән. Кулларында — перчатка, болар — мәҗбүри таләпләр.

Семинар барышында зоотехниклар, ветеринарлар, ясалма каплату технологлары өчен уку да оештырылды.