news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмәдә ашлама запасы тулыландырыла

Бу көннәрдә районның авыл хуҗалыгы оешмаларында минераль ашламалар сатып алу буенча эш активлашты.

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, “Яңа Чишмә хәбәрләре”). Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы оешмалары минераль ашламалар кайтарта башлаган. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Бу көннәрдә районның авыл хуҗалыгы оешмаларында минераль ашламалар сатып алу буенча эш активлашты.

“Скоков Н.А.” крестьян-фермер хуҗалыгы (130 тонна), “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (150 тонна) һәм “Козлов В.А.” крестьян-фермер хуҗалыгы (62 тонна) ашлама запасын үз акчалары хисабына тулыландырган.

Язгы чәчү өчен кирәкле булган ашлама күләме – 1 гектарга тәэсир итүче матдә исәбеннән 30 кг, район буенча әлеге күрсәткеч әлегә 22,9 кг тәшкил итә.

Алда атап үтелгән хуҗалыклардан тыш (шулай ук “Козлова М.И.” КФХсы һәм “Агро-Основа” ҖЧҖ дә), башка беркайда да минераль ашлама юк дип әйтергә була.  Ә бит чәчү эшләре башланырга да озак вакыт калмады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot