Кайбычта яңа төр хезмәт - үлгән терлекне махсус машина алып китәчәк

Бу хезмәт бушлай күрсәтелә.

(Кайбыч, 24 февраль, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары»). Кайбыч районында яшәүчеләргә яңа төр хезмәт күрсәтелә башлады. Терлек үлсә, аны биологик калдыклар җыючы машина алып китәчәк. Бу хакта район газетасы Кайбычның баш ветеринария табибы Илсур Зиядиев сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Хәзер шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, крестьян-фермерлык хуҗалыкларында, җәмәгатьчелек секторында мөгезле эре һәм вак терлекләр, атлар үлеп китсә, аны үз белдегең белән биотермик чокырга илтеп ташларга ярамый. Бу хакта район ветеринария берләшмәсенә 21-2-27 телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.

Сезнең үтенечегез нигезендә аны өегездән килеп алачаклар. Бу таләп кош-кортлар, мәче, этләргә кагылмый. Дәүләт программасы буенча ветеринария берләшмәсенә ГАЗ йөк машинасы һәм биологик калдыкларны җыю өчен контейнерлар кайтартылды. Әлеге төр хезмәт өчен акча түләргә кирәкми.