Азнакай авылларында кадрлар дефициты үзен сиздерә

Бу төбәктә фельдшер, сыер савучы, механизаторлар, агроном, икътисадчы белгечләр җитми

 (Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). Лениногорск политехник колледының Азнакай филиалы бинасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларда укучылар өчен мәшгульлек ярминкәсе узды. Анда булачак студентларга уку урыннарын сайларга ярдәм иттеләр.

Актлар залында Казан һәм якын-тирә шәһәрләрдә урнашкан 13 югары һәм урта һөнәри белем бирү йорты вәкилләре урын алган иде. Күпчелек укучылар югары уку йортлары тирәсендә кайнашты.

Бүген районга, бигрәк тә авылларга фельдшерлар җитми, шулай ук сыер савучылар, механизаторлар, агрономнар, хәтта икътисадчыларга кытлык, дип яза “Маяк” газетасы.