news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы җирләрен законсыз файдаланучыларга карата тикшерүләр үткәрелә

Татарстанда күзәтчелек чаралары барышында, кулланышта булмаган 43 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре ачыкланган.

Авыл хуҗалыгы җирләрен законсыз файдаланучыларга карата тикшерүләр үткәрелә
shn.tatarstan.ru

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Авыл хуҗалыгы җирләрен законсыз файдаланучыларга карата тикшерүләр үткәрелгән. Бу хакта кичә коллегия утырышында Россельхознадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов сөйләде.

Былтыр авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле, әмма файдалы казылмалар чыгару өчен лицензияләр бирелгән җирләргә мониторинг уздырылган. «190 лицензиатның 30 процентка якыны авыл хуҗалыгы өчен каралган җир биләмәләрен сәнәгать җирләренә күчермичә куллана, бу җир законын бозу санала. Хәзерге вакытта мондый җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү өчен тикшерүләр үткәрелә», — диде.

Район прокурорлары закон бозучыларның эшен туктату һәм җир участокларын рекультивацияләү турында 90 нан артык дәгъваны судларга юллаган.

Нурислам Хәбипов әйтүенчә, былтыр Татарстанда күзәтчелек чаралары барышында, кулланышта булмаган 43 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре ачыкланган. «Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район администрацияләре белән берлектә, сигез мең гектардан артык җир авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелде», — диде. Бу эш Әлмәт, Лаеш, Биектау, Яшел Үзән районнарында аеруча актив алып барылган.

Республикада мәйданы 114 мең гектар тәшкил иткән 61 карантин фитосанитар зона исәпләнә. «Авыл хуҗалыгы җирләрендә өч төрле амброзияле фитосанитар зоналарының иң күп мәйданы Нурлат, Аксубай районнарында ачыкланган.«Әлеге район җитәкчеләренең авыл хуҗалыгы сыйфаты һәм күләменә зыян салучы, карантинлы чүп үләне белән нәтиҗәле көрәш чараларын кабул итүегезне сорыйм», — диде Хәбипов.

Җир күзәтчелеге өлкәсендә 2019 елда 600 дән артык чара үткәрелгән, җир законы бозылуның 1300 очрагы теркәлгән. Мәйданы 48 га булган 13 санкцияләнмәгән карьер ачыкланган. Авыл хуҗалыгы җирләрендә каты көнкүреш калдыклары белән тулган 79 чүплек ачыкланган. Алар барысы да юкка чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100