“Менделеевсказот” җитештерү мөмкинлекләрен киңәйтә

Татарстанда тагын бер химия заводы сафка басарга мөмкин
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Җаваплылыгы чикләнгән «Менделеевсказот» җәмгыяте базасында тагын бер завод ачу күздә тотыла. Әлеге предприятие «Аммоний» акционерлык җәмгыяте белән берлектә якын киләчәктә, аммиак, карбамид һәм метанол чыгаручы комплекс төземәкче. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә моның хакында “Менделлевсказот” җәмгыяте генераль директоры Фирдис Абдрахманов хәбәр итте. Ашлама җитештерүче предприятие белгечләре сүзләренә караганда, мондый комплекс чимал бирүче читтәгеләргә бәйлелектән коткарачак һәм продукция ассортиментын киңәйтәчәк. Чөнки «Менделеевсказот» аммиак селитрасы җитештерү өчен аммиакны читтән сатып ала һәм бу минераль ашламаның бәяләре еш артып торуга китерә.
“Менделеевсказот” заводында хәзер ай саен 25-27 тонна аммиак селитрасы чыгарала һәм бу күрсәткеч чимал килүгә карап үзгәрергә дә мөмкин икән. «Безнең өчен иң мөһим базар, ул – Татарстан базары, шуңа да беренче чиратта үзебезнекеләрне тиешле күләмдәге аммиак селитрасы белән тәэмин итәчәкбез. Төп бурыч – Менделеевск каласы бюджетын тулыландыручы предприятиенең барлык цехларын да өзеклекләрсез эшләтеп тору, эшчеләргә тиешле хезмәт хакын вакытында түләп бару һәм салымнарны да билгеләнгән күләмдә күчерү. Шуларга ирешкәндә завод бизнесы да чәчәк атачак”, - ди Фирдис Абдрахманов.