Марат Әхмәтов ТР буенча “Россельхозцентр” ФДУ белгечләре белән очрашты

Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР буенча “Россельхозцентр” ФДУ җитәкчелеге белән очрашты
(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игьнатьева). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында күптән түгел оештырылган ТР буенча “Россельхозцентр” ФДУ җитәкчелеге һәм хезмәтәкрләре белән очрашты.
Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.
Яңа ведомство Үсемлекләрне саклау Федераль хезмәтенең территориаль идарәсе һәм ТР буенча “Дәүләт орлык инспекциясе” ФДУны кушу нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Очрашуга республика районнарының игенчелек буенча консультантлары, эре агрофирма һәм холдингларның агрономнары чакырылган иде.
Киңәшмәдә яңа ведомствоның эш планы билгеләнде. Аерым алганда, М.Әхмәтов билгеләп узганча, орлыкчылык белән бәйле эшләрне яхшыртырга, шулай ук үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән саклауга юнәлдерелгән чараларның нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк. М.Әхмәтов түбәндәге мисалны китерде. Ел саен республикада саклау чараларына 2 миллиард сум акча сарыф ителә. Тик һәрвакытта да әлега акчалар нәтиҗәле файдаланыла дип әйтеп булмый.
Шуңа бәйле рәвештә, министр үсемлекләрне саклау чараларына күбрәк игътибар бирергә чакырды, чөнки уңышның язмышы турыдан-туры шуңа бәйле. Шул ук вакытта теге яки бу агу химикатларын куллану технологиясен җитди рәвештә үтәргә кирәк.