Татарстанда 159,6 мең тонна шикәр комы җитештерелгән

Сезон башыннан 1 млн 241,7 мең тонна тамыразык эшкәртелгән

  (Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 159,6 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. Сезон башыннан 1 млн 241,7 мең тонна тамыразык эшкәртелгән, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Бер тәүлектә 1149 тонна татлы продукт чыгарылган. Шул ук чорда 8,5 мең тонна чимал эшкәртелгән.
Билгечләр бәяләвенчә, шикәр чыгышы 12,4 процент тәшкил итә.
ТР да яшәүчеләрнең шикәр комына ихтыяҗы - 150-160 мең тонна.