Марат Әхмәтов ТР агросәнәгать комплексы өлкәсендә һөнәр осталары конкурсында җиңүчеләр белән очрашты

“Авыл хуҗалыгын югары профессиональлеккә ия һәм иҗади яшьләрдән башка күз алдына китереп булмый”, - дип билгеләп үтте ул

  (Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика агросәнәгать комплексының төрле тармакларына кагылышлы һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләр белән очрашты. “Авыл хуҗалыгын югары профессиональлеккә ия һәм иҗади яшьләрдән башка күз алдына китереп булмый, алар ТР агросәнәгать комплексының киләчәге”, - дип билгеләп үтте аграр ведомство җитәкчесе. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсы Н.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә һәм Казан дәүләт аграр университеты базасында узды.
Ярыш теоретик белем тикшерү һәм осталыкларын эштә күрсәтү этапларыннан узды.
“Сез теләсә нинди һөнәр сайлый ала идегез, әмма сез авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз көчегезне сынарга карар иткәнсез. Бу бик мөһим”, - дип ассызыклады министр.
ТР Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллина сүзләренә караганда, бу берләшмә тарафыннан гамәлгә куела торган бердәнбер проект түгел. Шулай итеп, ул агросәнәгать комплексы өлкәсендә “Агрокласс”, “Кирәкле һөнәрләр музее” һәм Киләчәккә адым” кебек социаль мөһим юнәлешләр турында сөйләде. Алар барысы да яшьләр арасында авыл хезмәтен һәм аграр тормышны популярлаштыруга юнәлдерелгән.
М.Әхмәтов республика агросәнәгать комплексының төрле тармакларына кагылышлы һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
“Иң яхшы ветеринар табибы” номинациясендә Баулы районыннан Николай Куницын һәм Марат Белалов, Әгерҗедән Дмитрий Широбоков җиңүгә ирешкән.
“Иң яхшы зоотеник” номинациясендә Теләче районыннан Айдар Кәримов, Актаныштан Айрат Мөхәммәтдинов билгеләп үтелде.
Шулай ук һөнәри осталык конкурсында катнашкан яшь агрономнар, механизаторлар һәм операторлары исемнәре яңгырады.