news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Вкусы России» бәйгесендә Татарстан иң актив төбәкләрнең берсе булып тора

Татарстаннан бәйгегә 22 бренд сайлап алынды.

«Вкусы России» бәйгесендә Татарстан иң актив төбәкләрнең берсе булып тора
Солтан Исхаков

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Вкусы России» бәйгесендә катнашу өчен Татарстан иң күп гариза бирүчеләр арасында. Әмма тавыш бирү этабына республикадан 22 бренд кына узган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.

«Гаризалар бик күп җибәрелде. Бәлки, 100дән артык булгандыр, төгәл генә әйтә алмыйм. Андый исәп-хисап тотмадык. Иң төп критерий — продуктның тарихы булу. Яңа продукция белән катнашырга ярамады. Татарстаннан 22 бренд сайлап алынды. Бу начар дип әйтмәс идем. Бәйгедә Россиянең 79 субъектыннан 500ләп бренд тәкъдим ителгән. Бу, уртача алганда, һәр төбәктән 3-5 бренд дигән сүз», — диде ул.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары сүзләренчә, бүгенге көндә республиканың кече предприятиеләре үзләре турында белдертергә әзер. Шуңа күрә дә республикадан гариза бирүчеләр саны күп булган.

«Продукцияне таныту, үстерү белән без инде күптән шөгыльләнәбез. Бәлки башка төбәкләр өчен бу бәйге яңалык булгандыр. Бездә бу өлкәдә бик күп ярдәм чаралары тормышка ашырыла. Без бәйгегә яхшырак әзер булганбыздыр, дип уйлыйм», — дип сөйләде Наил Залаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100