news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан дәүләт аграр университетында «Фермер мәктәбе» ачылды

«Авыл хуҗалыгы — илебез икътисадының халыкны азык-төлек белән тәэмин итүче мөһим тармагы ул», - диде Ришат Хәбипов.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). 22 октябрьдә КДАУда «Фермер мәктәбе» ачылды.

«Фермер мәктәбе»нең беренче агымына узган ел старт бирелгән иде. Шул вакыт эчендә мәктәптә бөтен ил буенча 2000дән артык кеше катнашты. Бүгенге көндә инде 4 агым старт ала. Булачак эшкуарлар 3 ай буена белем туплаячаклар, дип хәбәр итте Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

 «Белем алырга теләк белдерүегез һәм „Фермер мәктәбе“нә үтүегез өчен рәхмәт сезгә. Гаризалар барлык муниципаль районнардан килде. Биредә, аграр университетта, сез үзегезгә кирәкле барлык гыйлемне дә алачаксыз. Бездә өченче буында уңышлы бизнес алып баручы фермерлар шактый күп. Һәм сезнең бу алдынгы тәҗрибәне үзләштерү мөмкинлеге бар», — дип Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов

Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы — илебез икътисадының халыкны азык-төлек белән тәэмин итүче мөһим тармагы ул. "Үзегезне бу тармакка багышлап, сез җиргә, хайваннарга, табигатькә, авыл тормышына якыная барасыз», — диде ул.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ ректоры Айрат Вәлиев һәм башкалар катнашты.

«Фермер мәктәбе»нең беренче чыгарылышын узган шәхси фермер хуҗалыгы башлыгы Александр Павлов та катнашучылар белән үз фикерләрен уртаклашты.

«Сезнең кайсыгыздыр инде тәҗрибәле фермер, кемдер эшен башлый гына әле, әмма „Фермер мәктәбе“ндә алган белемнәр һәркемгә кирәк булачак. Биредә алган белемнәр миңа иртәгесе көнгә ышаныч бирде. „Фермер мәктәбе“ннән соң мин „Россельхозбанк“ ярдәмен һәм дәүләт ярдәмен ала алдым», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100