Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан авыл хуҗалыгының 100 еллык тарихы турында китап басылып чыкты
«Сынаулар һәм җиңүләр гасыры» исемле китап авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка да тапшырылган.
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан авыл хуҗалыгының 100 еллык тарихы турында «Сынаулар һәм җиңүләр гасыры» исемле китап басылып чыкты. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бу китап — Татарстан авыл хуҗалыгының гасырлык тарихын гомумиләштерүгә беренче омтылыш. Авыл хуҗалыгы тарихы да быел 100 еллык юбилеен билгеләп үтә торган Татарстан тарихы белән бергә үрелеп бара», диелгән министрлык хәбәрендә.
Китап республика халкының азык-төлек иминлеген тәэмин итүне башкарган һәм башкара торган кешеләргә багышлана. «Сынаулар һәм җиңүләр гасыры» исемле китап авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка да тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз